Бүген район мәдәният йортында «Экстремизмга – юк! " дигән чара узды.
Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең җиденче сыйныф укучыларына экстремизм һәм кешеләргә карата толерантлы мөнәсәбәт турында видеороликлар күрсәтелде. Урыссу бистәсенең Изге Николай чиркәве настоятеле Роман атакай аларга дини экстремистик агымнарга кушылуның мөмкин булган нәтиҗәләре турында сөйләде, бер-берсенә түземле мөнәсәбәткә чакырды. "Семь нот» балалар вокаль ансамбле чарада катнашучылар өчен тынычлык турында җыр башкарды. Соңыннан укучылар террорчылык атакалары булганда, үзеңне куркынычтан коткару кагыйдәләре белән таныштылар һәм Интернетта үзеңне хәвеф-хәтәрдән саклау турында тематик буклетлар алдылар.