«Белла Әхмәдуллина. Тормыш юлы һәм иҗаты”

2019 елның 12 апреле, җомга

11 апрель көнне Үзәк китапханә тарафыннан Урыссудагы 3санлы мәктәп укучылары өчен “Белла Әхмәдуллина. Тормыш юлы һәм иҗаты " дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Совет һәм Россия шагыйрәсе, язучы, тәрҗемәче, XX гасырның икенче яртысының талантлы лирик шагыйрәләренең берсе тууына 82 ел тула. Чарада укучылар игътибарына аның иҗат тормышындагы кызыклы фактлар бәян ителде.

Чарада катнашучылар талантлы Белла Әхмәдулинаның шәхси тормышыннан бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр, шулай ук аның күңел кылларын тибрәндерә торган искиткеч шигырьләрен тыңладылар, шагыйрә шигырьләренә иҗат ителгән, барысы да яраткан - «Жестокий романс» кинофильмыннан “А напоследок я скажу...”, “Ирония судьбы или с легким паром" кинофильмыннан «По улице моей который год...” әсәрләрен һәм башка җырларны тыңлап хозурландылар. 9 б сыйныфы укучысы Ралина Нигъмәтуллина башкаруында Б. Әхмәдуллинаның “Новая тетрадь” шигыре яңгырады. Чара җыелучылар күңелендә XX гасырның икенче яртысындагы иң талантлы лирик шагыйрәләрнең берсе турындагы якты хатирәләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International