Ютазы районында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында театраль миниатюралар конкурсы уза

2019 елның 12 апреле, җомга

Ютазы районында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында балалар язучысы К. И. Чуковский иҗатына багышланган театраль миниатюралар конкурсы уза.

Әлеге конкурс сөйләмне үстерү һәм нәфис сүзгә кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатьлелеген тоя белү сәләтен үстерү максатларына юнәлтелгән.

Һәр сабыйда сәләт, талант очкыны бар, аны вакытында күреп алырга һәм үстерергә генә кирәк. Шунысы куанычлы, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны конкурсларда катнашырга әзерләгәндә иҗади сәләтләрен үстерергә, аларга дөрес юнәлеш бирергә балалар бакчаларында - тәрбиячеләр, малайлар һәм кызларның әти-әниләре булыша.

Балаларның образларга ничек теләп керүләрен, төп фикерне җиткерә белүләрен, һич тә каушап калмауларын үз күзләрең белән күрергә кирәк!

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларына һәм балаларның әти-әниләренә тырышлыклары, репетицияләр уздырулары, булышулары өчен зур рәхмәт әйтергә кирәк. Без театр һәм әдәбият даирәсендә никадәр тыгыз туплансак, балаларыбыз да шул дәрәҗәдә театр һәм әдәбият сөюче шәхесләр булып тәрбияләнер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International