Чара барышында балаларга кошларның файдасы, кешеләрнең аларга карата сакчыл мөнәсәбәтләре зарурлыгы турында мәгълүмат бирелде. Балалар дөньяда кошларның шулкадәр күп булуын, алар белән танышып бетү өчен тулы бер гомер дә җитмәвен белделәр. Малайлар һәм кызлар «Син кошларны беләсеңме?" викторинасы сорауларына бик теләп җавап бирделәр, кош исемнәре булган мәкальләрне һәм әйтемнәрне исләренә төшерделәр.