Урыссулылар Ютазы районы Иҗтимагый советы инициативасы буенча немец әсирләре җирләнгән каберлекне чүп-чардан җыештыруга чыкты.
Район үзәгендәге бу почмак чит күзләрдән гаражлар һәм сарайлар артына яшеренгән. Аның кайда урнашканын бөтен кеше дә белми, аеруча – яшьләр. Иҗтимагый совет әгъзалары каберлекне тәртипкә китерү инициативасы белән чыкты, чөнки ул агач һәм куаклар куе үскән чын чүплеккә әверелгән. Әлеге чарада хакимият вәкилләре дә, бистәдә яшәүчеләр дә катнашты. Берләшеп эшләгәннән соң, өмәдә катнашучылар каберлек территориясенең күпчелек өлешен җыештырганлыкларын ачыкладылар. Территориянең калган өлеше якын арада чүп-чардан арындырылачак һәм җыештырылачак.