Бүген район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашында район мәчетләре имамнары җыелышы узды.
Очрашуда район мәчетләре эшчәнлегенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Район башлыгы дин әһелләренең игътибарын торак пунктларны төзекләндерү мәсьәләләрендә халыкка үз йогынтыларын арттыру кирәклегенә юнәлтте, район үсеше һәм яңа мәчетләр төзү планнары белән таныштырды, гамәлдәге мәчетләрне ремонтлау турындагы үтенечне хуплады.