Этләр – күрмәүчеләрнең якын дуслары

2019 елның 12 апреле, җомга

Бүген Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы әгъзалары күрмәүчеләрне йөртүче эт хуҗалары белән таныштылар.

Очрашу 27 апрельдә узачак Халыкара күрмәүчеләрне йөртүче этләр көненә багышлап оештырылды. Сукырлар җәмгыяте оешмасы әгъзалары янына үз ярдәмчеләре белән "Дорада” клубы әгъзалары килде. Алар ничек итеп озатып йөрүче этләр булдыру һәм аларны ничек тәрбияләргә кирәклеге, аларның нәрсәләргә өйрәтелүе турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр. Әңгәмәдән соң кунаклар оешма әгъзалары белән бергә бистә урамнарына чыктылар һәм дүрт аяклы дуслары белән ничек хезмәттәшлек итүләрен практикада күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International