Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында ел саен үткәрелә торган «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр», «Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын яктырту» республика конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләү тантанасында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе, «Бөтенроссия җирле үзидарә Советы» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе - Александр Николаевич Белов , Тимур Дамир улы Әхмәтвәлиев – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары катнашты.
2006 елдан башлап конкурслар җирле үзидарә органнарының абруен ныгытуга зур өлеш кертә. Елдан-ел «конкуренция» көчәя һәм анда катнашырга теләүчеләр саны арта бара. Мәсәлән, быел гаризалар саны узган ел белән чагыштырганда 49 процентка арткан. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җибәрелә торган эшләрнең сыйфаты профессиональ дәрәҗәдә арта бара, бу хакта бүләкләү тантанасы барышында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин билгеләп үтте.
Котлау сүзләре барышында А. Н. Хәбибуллин ассызыклаганча, Татарстан Республикасында бер генә закон да муниципаль җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алмыйча кабул ителми. Шул рәвешле Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе муниципаль җәмәгатьчелекнең Татарстан Республикасы закон чыгару процессында әһәмиятенә басым ясады. Конкурста җиңүчеләрне котлап, А.Н. Белов , Татарстан Республикасында алты меңнән артык муниципаль хезмәткәр булуын, аларның барысының да республика файдасына нәтиҗәле эшләүләрен билгеләп узды.
«Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсы нәтиҗәләре буенча, «Муниципаль хуҗалык һәм яшәешне тәэмин итү системалары» номинациясендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы
башлыгы Нуриев Рөстәм Мидхәт улы диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.