«Олимп» спорт комплексында җиңел атлетика буенча ярышлар узды

2019 елның 14 апреле, якшәмбе

ТАССРның һәм БАССРның 100 еллыгына багышланган ярышларда Уфа, Туймазы, Салават шәһәрләреннән һәм Урыссу бистәсеннән 80 спортчы катнашты.

Алар 150, 300, 600 метр дистанцияләрдә һәм җиңел атлетика ярышларының иң мавыктыргыч төрендә - 6х150 метрдагы эстафетада көч сынашты. Җиңүчеләрне һәм призерларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Джанна Волкова грамоталар һәм медальләр белән бүләкләде.

Безнең спортчыларның нәтиҗәләре түбәндәгечә:

2004-2005 елллардагыгы кызлар - 150м арада:

1 урында - Дарья Зиновьева;

2006-2007 еллардагы малайлар - 150м арада:

2 урында - Раян Зиннуров;

2002-2003 еллардагы яшүсмерләр - 150м арада:

1 урында - Эдуард Зыятдинов;

2002-2003 еллардагы яшүсмерләр - 600м арада:

1 урын - Эдуард Зыятдинов.

Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм күрше республикадан кабат кунаклар көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International