Гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын яклауга багышланган «кайнар линия»

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

2019 елның 19 апрелендә гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын яклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен "кайнар линия" телефоны ачылачак.

Гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле вазгыятьләрне аңлатырга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминиятләве фонды вәкилләре ярдәм итәчәк .

Кайнар линия телефоннары: (843) 263-00-71, (843) 263-40-17, (843) 263-40-62, (843) 236-89-15.

Консультация вакыты: 9-00 сәгатьтән 17-00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International