Алабуга шәһәрендә Ә.Бакиров исемендәге балалар музыка мәктәбе базасында балалар музыка мәктәпләренең һәм балалар сәнгать мәктәпләренең яшь музыкантлары бәйгесе узды. Анда Урыссу балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. Түбәндәге малайлар һәм кызлар лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булды.
"Инструменталь жанр.Баян.Соло" номинациясендә:
I дәрәҗә лауреаты - Гыймадиев Алмаз (баян сыйныфы, укыт. Кубашева З. С.);
II дәрәҗә лауреаты - Яхин Нияз (баян сыйныфы, укыт. Ихсанова Р. Г.);
I дәрәҗә ДИПЛОМАНТЫ - Ярков Сәгыйть (баян сыйныфы, укыт. Кубашева З. С.);
II дәрәҗә ДИПЛОМАНТЫ - Солтанова Динә (баян сыйныфы, укыт. Кубашева З. С.);
"Халык вокалы. Соло" номинациясендә:
I дәрәҗә лауреаты - Хәйриева Радмила (укыт. Җәләева О. Р. сыйныфы.);
II дәрәҗә лауреаты - Харисова Камилла (укыт. Батршина Ә.Ә. сыйныфы );
III дәрәҗә лауреаты - Ихсанова Әмирә (укыт. Батршина Ә.Ә. сыйныфы );
III дәрәҗә лауреаты - Шулепова Ангелина (укыт. Җәләева О. Р. сыйныфы );
I дәрәҗә ДИПЛОМАНТЫ - Җәләева Зәринә (укыт. Җәләева О. Р. сыйныфы );
“Эстрада вокалы.Соло" номинациясендә:
I дәрәҗә ДИПЛОМАНТЫ - Садыйкова Айназ (укыт. Батршина Ә.Ә. сыйныфы);
“Вокаль ансамбль” номинациясендә:
I дәрәҗә ДИПЛОМАНТЫ - "Мизгел" вокаль ансамбле (җит. Батршина Ә.Ә.);
"Инструменталь жанр.Гитара.Соло" номинациясендә:
I дәрәҗә ДИПЛОМАНТЫ - Гайсин Равил (гитара сыйныфы, укыт. Галина К. Р.);
"Инструменталь жанр. Ансамбль" номинациясендә:
III дәрәҗә ЛАУРЕАТЫ - "Серебрянные струны" гитарачылар ансамбле (җит.Галиева К. Р., конц. Бадыкшина Н.Д.);
I дәрәҗә ДИПЛОМАНТЫ - "Аккорд" гитарачылар триосы (җит.Галиева К. Р., конц. Бадыкшина Н..Д.).
Барлык чыгыш ясаучылар да дипломнар белән бүләкләнде, 1 дәрәҗә лауреатлар -кубокларга һәм 2, 3 дәрәҗә лауреатлар медальләргә лаек булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча балалар сәнгать мәктәбе “маясында” - 7 лауреат һәм 7 дипломант.
Сәфәрне оештыруда булышканнары өчен мәдәният бүлеге начальнигы А. Н. Хөсәеновага, балалар сәнгать мәктәбе администрациясенә һәм тәрбияләнүчеләребезнең әти-әниләренә рәхмәт белдерәбез.