Район осеменаторлары белемнәрен арттырды

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Узган атнада Иске Урыссу авылы мәдәният йортына районның ясалма орлыкландыру операторлары чираттагы укуга җыйналды.

Чарада катнашкан “Элита” баш нәсел предприятиесенең Бөгелмә филиалы белгечләре Фаил Бадыйков һәм Фидаил Сәлмәнов район осеменаторлары белән берлектә тагын бер кат ана малны европа һәм харьков ысуллары белән аталандыру технологиясе турында әңгәмә кордылар, көтүне үрчетү буенча эшне тагын да нәтиҗәлерәк итү максатында тәҗрибә уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International