Татарстан районнарында мобиль маммографлар һәм флюографлар эшли башлады

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Июль ахырында авыл халкын профилактик карау өчен «мобиль поликлиника»ның тулы кыйммәтле эшен башлап җибәрү планлаштырыла.

Партия, “Бердәм Россия” партиясе көне» проекты кысаларында ,Татарстан халкының мөрәҗәгатьләрен анализлау нәтиҗәләре буенча, ерак авылларда яшәүче татарстанлыларны профилактик тикшерү өчен мобиль комплекслар сатып алу һәм аларның эшен оештыру инициативасы белән чыкты.

Бу инициативаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, хәзер сөт бизе яман шешен һәм туберкулезны иртә диагностикалау өчен маммографлар һәм флюографлар эшли.

Алар Татарстан районнарына «Сәламәт киләчәк» һәм “Бердәм Россия” көне" партпроектлары кысаларында җибәрелә.

Июль аенда беренче "мобиль поликлиника” эшли башлаячак. Бу елның августына дүрт мобиль комплексны эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International