Башкортстан рәссамы Вәкил Шәйхетдинов Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укучылары очен «Майлы буяулар белән рәсем ясау» техникасында мастер-класс күрсәтте.
БР Рәссамнар берлеге әгъзасы, БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов районга Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең IV төбәк пленэры кысаларында килде. Мастер-класста ул бүлек укучыларын рәсем ясау осталыгына гына өйрәтеп калмады, аларның күп санлы сорауларына да бик теләп җавап бирде. Очрашу ахырында аңа югары һөнәрманлыгы, иҗади осталыгы һәм рәсем сәнгатен пропагандалауда актив эшчәнлеге өчен район һәм сәнгать мәктәбе җитәкчелеге исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды.