Татарстан Республикасында Пенсия фондының Ютазы районы буенча клиентлар белән эшләү хезмәте Пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган кыйммәт бәядәге хезмәтләрне мәҗбүриләп тагып, өлкән яшьтәге гражданнарны алдау очраклары ешаюга игътибар юнәлтә.
Пенсионерларны, өстәмә акча бәрабәренә пенсияне яңадан исәпләү өчен гариза язарга тәкъдим итеп йөргән, юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар ялгыштыра.
Шуңа игътибар юнәлтәбез, әлеге хезмәт Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Моннан тыш, сез пенсия күләмен һәм башка түләүләрне онлайн төрдә Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинетында тикшерә аласыз.
Шикле очраклар булганда, РПФның Клиентлар хезмәте район халкына (85593) 2-40--15, 2-40-14 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.