Браконьерлык өчен җәза каты

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

- Бүгенге көндә, "Уылдык чәчү" операциясе кысаларында, без елга һәм буаларны да сак астында тотабыз. Балыклар уылдык чәчкән вакытта аларга ятьмә белән “ауга” чыгу тыела. Шуңа карамастан, безнең халык браконьерлык белән шөгыльләнергә ярата. Һәм күптән түгел генә без шундый бер балыкчыны Ык елгасында тоткарладык -  Башкортстан Республикасыннан килгән бу кеше көймәдә ятьмә белән балык тота иде. Ык елгасы махсус саклана торган табигый территория булу сәбәпле, хәзерге вакытта әлеге эш белән хокук саклау органнары шөгыльләнә, - дип хәбәр итте билологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы комитетының Ютазы районы начальнигы Марат Хафизов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International