Квестта катнашучылар имин маршрут төзеделәр, дөрес булмаган юл хәрәкәте билгеләрен эзләделәр, юл вазгыятьләрен хәл иттеләр. Караңгы төшә башлаган вакытта, төрле һава шартларында җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр хәрәкәтенә аерым игътибар бирелде.
Квест нәтиҗәләре буенча, Каразирек мәктәбе командасы җиңүче дип табылды, 2 урында - Иске Урыссу мәктәбе командасы, 3 урынны Кече Урыссу мәктәбе командасы яулады.
Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар - юлларда сак булыгыз!