Россиядә театр елына багышланган “Тылсымлы сәхнә дөньясы” дип аталган шигырь укучылар конкурсы узды

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

18 апрель көнне Россия Федерациясендә Театр елы дип игълан ителү уңаеннан район мәдәният йорты сәхнәсендә «Тылсымлы сәхнә дөньясы» дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы узды. Бәйгене район мәгариф бүлеге һәм район мәдәният йорты ярдәме белән Үзәкләштерелгән китапханә системасы оештырды. Өч яшь категориясендә кырыкка якын укучы чыгыш ясады: «6 яшьтән 14 яшькә кадәр кече төркем»; «15 яшьтән 30 яшькә кадәр урта төркем», «31 яшьлекләрдән башлап һәм аннан да өлкәнрәкләр төркеме». Конкурс нәтиҗәләрен тәкъдим итәбез.

Кече катнашучылар төркеме арасыннан иң яхшы шигырь укучылар:

1 урын - Газиева Дарина, 7 сыйныф , «Урыссу гимназиясе»;

2 урын - Филипова Анна, 3 сыйныф, «Урыссу гимназиясе»;

3 урын - Мәрданов Нияз, 1 сыйныф, «Урыссу гимназиясе»;

“Иң сөйкемле башкаручы" - Гатченко Артур, 2 сыйныф, Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе.

Катнашучыларның урта төркеме арасыннан иң яхшы шигырь укучылар:

1 урын - Ахунова Илүзә, 8 сыйныф, «Урыссу гимназиясе»;

2 урын - Вәлиев Эдуард, 8 сыйныф, 3 санлы Урыссу урта гомуми белем мәктәбе;

3 урын - Вәлиева Лиана, 10 сыйныф, «Урыссу гимназиясе".

Өлкән төркем катнашучылар арасында иң яхшы шигырь укучылар:

1 урын - Чернокозов Геннадий Иванович;

2 урын – Гыйльметдинова Нина Васильевна;

3 урын - Ковалева Лидия Леонтьевна.

Конкурсның максаты - сәнгатьле укуга кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатьлелеген тоя белергә өйрәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International