Район Башлыгы Р.М. Нуриевның Җирле үзидарә көне белән котлавы

2019 елның 19 апреле, җомга

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Кадерле якташлар!

Сезне Җирле үзидарә көне белән чын күңелдән котлыйм!

Җирле үзидарә демократик җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә. Бу халыкка иң якын хакимият дәрәҗәсе, ул гражданнар һәм дәүләт арасында мөһим элемтә буыны булып тора. Җирле үзидарә органнарына халыкның социаль - икътисадый үсеше һәм иминлеге өчен зур җаваплылык йөкләнгән. Кешеләр авырлыклар һәм ихтыяҗлар туганда, үзләренең мөһим проблемалары белән нәкъ менә җирле хакимияткә, халык ышанычлыларына мөрәҗәгать итәләр. Нәкъ менә сезнең әлеге проблемаларны чишә алу сәләтегезгә, сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм җаваплылыгыгызга хакимиятнең абруе һәм район халкының яшәүгә сәләте бәйле.

Муниципаль хезмәткәр эше кешедән хуҗалыкның төрле тармакларында киң белеме булуын, зур җаваплылык, даими рәвештә үз-үзеңне контрольдә тотуны һәм түземлек таләп итә. Әмма үзеңнең даирәңдә яшәгән кешеләргә хезмәт итүдән дә мактаулырак һөнәр юк.

Барыгызга да авыр, әмма шундый әһәмиятле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм! Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, туган төбәк хакына һөнәри эшчәнлектә яңа уңышлар һәм казанышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International