22 апрель көнне 6-30 сәгатьтән 08-00 сәгатькә кадәр Ютазы районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Урыссу бистәсендә, дисклокация үзәге - Жуков урамында булган «Тоннель» рейды уздырды. Рейдның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен, бигрәк тә тимер юл аркылы чыгу урыны белән бәйле кагыйдәләрне тупас бозу очракларын ачыклау иде. Барлык узып баручы транспортның йөртүчеләре тикшерелде. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 63 автомашина туктатылды. Рейдта Ютазы районы полиция бүлегенең 5 хезмәткәре катнашты.
Пассажирлар йөртүче автобусларга аерым игътибар бирелде. Автобус йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 3 очрагы ачыкланды: куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозуның ике очрагы теркәлде һәм ут приборларыннан файдалануда кагыйдә бозуның бер очрагы ачыкланды.
Сәгать ярым дәвамындагы рейд вакытында ун юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу билгеле булды.
Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затлар турында 2-66-02, яки 02 телефоны буенча Ютазы районы эчке эшләр бүлеге идарәсенең дежур частенә хәбәр итә аласыз.