Бөтен дөнья – театр

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

19 апрель көнне үзәк район китапханәсе “Библиотөн-2019” чарасын уздыру өчен кунаклар каршылауга үз ишекләрен тагын киң ачып куйды. Шекспирның «Бөтен дөнья – театр...» сүзләре әлеге Бөтенроссия акциясенең төп фикере булды. Китапханә хезмәткәрләре бу кичтә кызыклы чаралар әзерләде. Китапханәгә кергәндә, «Театр белгечләре»дигән театраль викторина үткәрелде. Һәр килүче, кергәндә театр тарихыннан булган һәм анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә караган сорауларга җавап бирергә тиеш иде. Дөрес җавап өчен театр бинасына үзенчәлекле пропуск булган билет бирелде.

Театрга, концертка бару - ул озак хәтердә саклана торган кечкенә күңел бәйрәме. Бу очрашу да әлеге кичтә китапханәдә булучыларга онытылмаслык күңелле сәгатьләр бүләк иткәндер дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International