19 апрель көнне район мәдәният йорты каршындагы "Мәрхәмәтле йөрәк" проектында катнашучылар, Октябрьский шәһәреннән рәсми булмаган "Ангел Веры - 13" хәйрия фонды белән берлектә, Серафимовка бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында булдылар. Малайлар һәм кызлар бик теләп флеш-моб биеделәр, яраткан мультфильмнардагы персонажлар белән аралашуга шатландылар.Моннан тыш, бүләкләр-акыл үсешен үстерә торган уеннар да таратылды.