"Библиосумерки" - балалар өчен ул чын бәйрәм, безнең балалар китапханәсендә мондый чараны үткәрү күркәм традициягә әверелде инде.
Бу көнне китапханә абонементы чын театр мәйданчыгына әверелде , анда «Бөтен тормыш - театр» дигән күркәм китап күргәзмәсе оештырылган иде, шулай ук «Театр балалар күзе белән" дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
Китапханә ишеге алдында баррлык кунакларны ихлас «зур» курчаклар - әкият каһарманнары: Кот Леопольд, Миньон һәм Дракоша каршы алды.
Театр элгечтән башланган кебек, әлеге чарада катнашучыларның да эшләре гардеробтан башланды. Укучылар билетлар алды, чөнки балалар китапханәсенә керү дә бу көнне, театрдагы кебек үк, катгый рәвештә билетлар алып кына рөхсәт ителде. Китапханәдә кунакларны Мельпомена - театр сәнгатен яклаучы грек музасы каршы алды. Аның слайд-презентациясе белән үрелеп барган хикәятеннән яшь китап укучылар йола уеннарыннан һәм ритуаллардан театр сәнгатенең ничек барлыкка килүен, антик чордан бүгенге көнгә кадәр аның ничек үсүен белделәр. Аннары балаларга театрның тылсымлы дөньясына сәяхәт итәргә тәкъдим ителде, анда алар «Актерлык осталыгы», «Сәхнә пластикасы», «Дикторлар конкурсы», «Театраль ромашка», «Икенче пландагы рольләр яки массовка», «Җәнлекләр хоры» кебек төрле уеннарда һәм конкурсларда катнашып, актерларның ролендә үзләрен сынап карады. Балалар барлык биремнәрне дә үтәделәр , шул ук вакытта барлык осталыкларын күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, пантомимнар конкурсында катнаштылар, мимика һәм ишарәләр белән әкият геройларын сүрәтләделәр, гимнастик фигуралар күрсәттеләр.
Чара театральләштерелгән тамаша белән тәмамланды, анда катнашучылар үзләрен чын актерлар итеп хис итеп, "Шалкан" рус халык әкияте персонажлары ролендә сынап карады. Яшь артистлар үз чыгышлары өчен рәхмәт йөзеннән көчле алкышларга лаек булды.
Әлеге чара театр сәнгатенә багышланды. Хәтта кечкенә генә китапханә сәхнәсендә дә могҗиза тудыручы оста – моннан да кызыклырак нәрсә булырга мөмкин? Чара күңелле һәм матур килеп чыкты.