Ике тапкыр Дөнья чемпионы Тимур Галләмов призларына самбо буенча ачык республика турниры

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Ютазы районы самбочылары икенче урынны алды! Узган шимбәдә "Олимп” спорт комплексында төрле төбәкләрдән төрле категориядәге самбочылар ярышты .

Шулай ук яшь самбочылар өчен Тимур Галләмов (2 тапкыр Дөнья чемпионы) һәм Радик Җәләев (самбо буенча тренер-укытучы, спорт мастеры, самбо буенча Россия Беренчелеге җиңүчесе) мастер-класс күрсәтте.

Ютазы самбочыларының нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Кызлар арасында 2 урын-38 кг-Игонина Софья, малайлар арасында 3 урын- 30 кг - Ярков Сәгыйть;

малайлар арасында - 38 кг - 3 урын - Камалтдинов Эмир

малайлар арасында -55 кг - 3 урын - Шәйхетдинов Азат

малайлар арасында - 78 кг- 3 урын - Борисов Кирилл.

Команда зачетында безнең самбочылар 2 нче урынны алды.

Турнирны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты: Ютазы муниципаль районы башлыгы - Нуриев Рөстәм Мидхәт улы, «Төзекләндерү” МУП директоры - Камалтдинов Илшат Римат улы, Ютазы районының спорт ветераны - Воробьев Леонид Сергеевич, ЮМРда ТР самбо федерациясе рәисе - Фәрхетдинов Хәлил Зәки улы, самбо көрәше буенча өч тапкыр дөнья чемпионы - Миңнегалимов Дамир Дәүләтгәрәй улы, Халыкара класслы спорт мастеры, самбо буенча дөнья Кубогы иясе - Мухәммәтдинов Рөстәм Раян улы.

Самбочыларны котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International