“Мәрхәмәтле йөрәк”

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

"Мәрхәмәтле йөрәк " проекты кысаларында район мәдәният йорты волонтерлары инвалид бала янына бардылар. Шәфкатьле мәче Леопольд һәм аның дусты Мышонок мөмкинлекләре чикләнгән кечкенә кыз өенә шатлык һәм күңел күтәренкелеге алып килде. Алар бергәләп җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Кызга иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды.

Проблемалары бәхетле балачак кына булмаган малайларга һәм кызларга җәмгыятьтән игътибар мөһим, аларның үзләренең дә зур дөньяның аерылгысыз өлеше булуларын аңлаулары зарур. Мондый көтелмәгән визитлар инвалид балалар өчен күңелле сюрпризга әверелә һәм гадәти көннән шатлыклы бәйрәм ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International