19 апрельдә Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының «Рус телен һәм әдәбиятын укыту практикасында заманча дидактик алымнарны тормышка ашыру " темасына муниципаль семинар булып узды.
Беренче квалификацион категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кәрамова Гөлназ Миңнегаяз кызы тарафыннан 7 сыйныфта “В. М. Шукшин турында кыскача мәгълүмат. “Чудик” хикәясе. Геройның гадилеге һәм әхлакый бөеклеге» һәм шул ук сыйныфта «Рус теле илендә» дип аталган лингвистик уен-сәяхәт сыйныфтан тыш чарасы уздырылды.
Рус теле укытучылары укытучының һөнәри компетентлыгы артуын, дәреснең яхшы потенциалын, шулай ук дәрес һәм дәрестән тыш чара барышында укытучы тарафыннан кулланылган кызыклы методларны һәм алымнарны билгеләп үттеләр. Гомумән, дәрес һәм дәрестән тыш чарада максатка ирешелде, анализ һәм фикер алышу конструктив нигездә узды.