2019 елда республикабыз оешуына 100 ел тула. Әлеге күркәм дата уңаеннан күренекле якташларыбызның исемнәрен искә төшерүне дәвам итәбез.
Әхмәдиев Сәетгәрәй Сәгъдәтгәрәй улы
1921 елның 18 гыйнварында Кәрәкәшле авылында туа. 1941 елның декабрендә Ютазы районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. 1946 елда демобилизацияләнә: II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «За боевые заслуги”, «За отвагу», «За победу над Германией» медальләре белән бүләкләнә. 2015 елның 12 декабрендә вафат була.