24 апрельдә Урыссу гимназиясендә «Festival of English Song» II инглиз җыры муниципаль фестивале уздырылды. Конкурсның максаты - өйрәнелә торган телләр илләренең җыр мәдәнияте белән танышу һәм моңа җәлеп итү, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, музыкаль күзаллау даирәсен киңәйтү. Менә икенче ел инде бу искиткеч, кызыклы һәм музыкаль чара үткәрелә. Аны ел саен үткәрү безнең матур традициягә әверелер дип өметләнәсе килә.
Фестивальдә районның гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты. Чыгыш ясаучылар өч яшь категориясе,"Соло», "Ансамбль" номинацияләре буенча бәяләнде.