2013 елдан башлап, ел саен 21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Ютазы авылы мәдәният йорты мөдире яшь чарада катнашучыларга бәйрәм тарихы турында сөйләде. Балалар китапханәдә рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителгән "Татарстанда җирле үзидарә" журналы белән таныштылар. Малайлар һәм кызлар "Җирле үзидарә - хакимиятнең беренче дәрәҗәсе" хокукый викторинасындагы сорауларга актив җавап бирделәр. Әлеге чарада барлыгы 17 кеше катнашты.