Акбаш авылы мәдәният йортында “Мультфильмнар сөючеләр” чарасы үткәрелде

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Балачак - баланың әйләнә-тирә дөньяны танып белүе өчен менә дигән вакыт. Һәм мәгълүмат чыганагы - һәрвакытта да китап кына түгел. Балалар яхшыны яманнан үзләренең яраткан мультфильмнары персонажларының гамәлләре аша да аерырга өйрәнәләр.

Акбаш авылы мәдәният йортында балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен “Мультфильмнар яратучылар” дип аталган танып-белү әңгәмәсе үткәрелде.

Сәнгать җитәкчесе Рузилә Фәрит кызы Газизуллина мультфильмнарның кайчан барлыкка килүе, аларны ничек төшерелүе турында сөйләде. Балалар мультфильмнарның китапта язылган әкиятнең асылын чагылдыруын белделәр. Әкиятләр укып, мультфильмнар карап, балалар кече яшьтән үк нәрсәнең - яхшы һәм нәрсәнең начар икәнен беләләр, комсызлык, мәкерлелек, усаллык кебек сыйфатларны тәнкыйть итәләр. Үзләренең яраткан мультиклары искә алынган чарада балалар бик теләп катнаштылар.

Викторинаның сораулары төрле иде: тасвирлау буенча әкият геройларын белергә кирәк булды, теге яки бу геройның кайсы мультфильмнан булуын таптылар, нинди дә булса җөмлә яки аерым предмет кайсы мультфильм каһарманыныкы икәнен таптылар. Чара ахырында, балалар теләге буенча, «По щучьему велению” мультфильмы күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International