Ютазы районы егетләре солдатка китә

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында язгы чакырылуга эләккән ир-егетләр һәм аларның әти-әниләре өчен оештырылган бәйрәм тәмамланды.

Булачак солдатларга район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, Ютазы районында ТР буенча кеше хокуклары буенча вәкатле вәкил ярдәмчесе Рима Муллагалиева, Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча хәрби комиссар Илшат Халитов изге теләкләрен юлладылар. Бәйрәм чарасында беренче чакырылуга ук эләгә торган егетләргә повесткалар тапшырылды. Чистай шәһәрендә машина йөртү осталыгын үзләштергән ютазылылар мактау кәгазьләре белән билгеләнде.

Яхшы теләкләрне үз эченә алган җырлар, матур биюләр – болар барысы да булачак солдатларга хәерле юл булып яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International