26 апрельдә без бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуны билгеләп үтәбез. Татар әдәбиятын үстерү тарихына, ул милли шигъриятнең нигезен салган һәм аның классик стилен тудырган талантлы халык шагыйре буларак кереп калды. 25 апрель көнне, 11.15 сәгатьтә, Кәрәкәшле авыл китапханәсендә, мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә, «Тукай туган көн бүген»дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде. Конкурста 2-4 сыйныф укучылары катнашты. Конкурсантлар туган телдә шигырьләр сөйләделәр, кызыклы итеп «Бала белән Күбәләк», «Эшкә өндәү»дигән шигъри әсәрләрне сәхнәләштерделәр. Барлык катнашучылар да Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Китапханә мөдире Г. Тукайның китапларына күзәтү үткәрде. 24 апрель көнне безнең китапханәдә булып киткән һәм безгә үз китабын бүләк иткән автор, "Тукай "фонды президенты Риман Гыйлемхановның “Истә калганнар” китабын укырга тәкъдим итте .
Шунысы куанычлы, мәктәп укучылары Габдулла Тукайның тормыш юлын беләләр һәм иҗатын бик яраталар. Викторинаны үткәргәннән соң без моңа инандык. Киләчәктә дә алар яраткан шагыйребезнең бай мирасын өйрәнерләр һәм аңа мәдхия укырлар дип өметләнәбез. Чарада барлыгы 27 кеше катнашты.