Район мәдәният йортында Халыкара бию көненә багышланган бәйрәм концерты узды

2019 елның 26 апреле, җомга

Ни өчен кешеләр бии? Кемдер - зифа һәм сыгылмалы булырга, кемдер үзен, биюдә үз сәләтен күрсәтергә тели, шулай да бөтен гомерләрен биюгә багышлаган кешеләр бар. Чөнки бию - кешеләрне берләштерә алырлык сәнгать формаларының берсе. Безнең әби-бабаларыбыз хис-кичерешләрне белдерү, тарихны тасвирлау яки күңел ачу өчен катлаулы булмаган хәрәкәтләр уйлап тапканнар. Акрынлап алар камилләшкән, яңа стильләр, мәктәпләр, юнәлешләр барлыкка килгән.

25 апрель көнне район мәдәният йортында 29 апрельдә билгеләнеп үтә торган Халыкара бию көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.

Әлеге концертның төп максаты - бию сәнгатен пропагандалау, дөнья халыкларының биюләре һәм юнәлешләре белән күбрәк таныштыру һәм төрле яктан камил шәхес формалаштыру, укучыларның потенциаль сәләтләрен ачу. “Бию теле” сәяси, мәдәни һәм этник аерымлыкларга карамастан, кешеләргә аралашырга мөмкинлек бирә.

Бәйрәм концертында Халык коллективы -"Ютазы йолдызлары" бию ансамбле, балалар иҗат үзәгенең "Сөембикә" хореографик коллективы, коррекцион интернат-мәктәбенең "Вдохновение" хореографик коллективы, Яңа Каразиректән Әлфирә Сәгыйрова, Бәйрәкә авылыннан Алия Михайлова һәм Рузил Халиков катнашты.

Шулай ук бию кичәсен безнең район җырчылары Чулпан Зәйдуллина һәм Николай Гребенюк бизәде. Алып баручылар Мария Садриева һәм Руслан Исламов бәйрәм мохиты өстәде.

Ютазы муниципаль районының "Мәдәният бүлеге " исеменнән бию коллективлары җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бию кичәсе көчле алкышлар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International