Район медиклары спартакиадада

2019 елның 26 апреле, җомга

Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы Минзәлә районында узган медицина хезмәткәрләре спартакиадасында катнашып кайтты.

Безнең гүзәл затларыбыз швед эстафетасында һәм волейбол буенча икенче урынга чыккан, шахмат тактасы артында барган ярышларда алар өченче урынга калган. Ир-егетләр бадминтон һәм өстәл теннисында икенче урынга лаек булырлык нәтиҗәләр күрсәтсә, ә менә швед эстафетасында алар өченче урынга чыккан. Ахыр чиктә, Ютазы районы медиклары командасы дүртенче урынга лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International