Подгорный бистәсе китапханәсендә “Тукай – безнең йөрәкләрдә!” дип аталган шигырь укучылар бәйгесе узды

2019 елның 26 апреле, җомга

Китапханәче Әхтәмова Р. Н. бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде.

Подгорный мәктәбе укучылары Г. Тукайның шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар. Чара кысаларында шулай ук Г. Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр конкурсы да узды. Мәртәбәле кунаклар һәм жюри әгъзалары буларак Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Әгълиева З. М., авыл китапханәсендә озак еллар эшләгән хезмәт ветераны Хикмәтова Роза һәм иң актив китап укучы Усманова Нәрия чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International