Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Р. Нуриев: “Сорауларны бергә чишәргә кирәк”
2012 елның 13 июле, җомга
Шушы көннәрдә район башлыгы вазифаларын башкаручы эш кабинетында иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән түгәрәк өстәл артында очрашты.
Традицион очрашуны Рөстәм Нуриев авыл хуҗалыгы, төзекләндерү, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләргә кагылышлы район тормышына кыскача йомгактан башлады. Соңгы өлкәгә килгәндә, алда узган очрашуларның берсендә район сайтында медицина сорауларына багышланган аерым рубрика булдыру соравы күтәрелгән иде. Июнь башында urussu58vopros@mail.ru электрон почта адресы булдырылды. Анда район халкы хатлар, халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча шикаятьләр, киңәшләре белән хатлар җибәрә алалар. Әмма, дип билгеләп узды Рөстәм Мидхәт улы, район сайтын һәр көнне карап торса да бер генә хат та кермәде,. “Сорауларны бергә чишәргә кирәк. Шуңа да мин сезне муниципалитет белән активрак хезмәттәшлектә булырга чакырам, чөнки медицина хезмәте сыйфаты турыдан-туры шуңардан тора. Сез аноним хатлар да яза аласыз. Мөһиме - хокук бозулар һәм тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтмәү фактлары турында хәбәр итү. Ә минем бурычым һәр билгеле очрак буенча медперсонал белән эшләүдән гыйбарәт”, - дип белдерде Нуриев.
Беркетмәләр бүлеге начальнигы Литфия Мөхәммәҗанова элек очрашуларда күтәрелгән контроль сорауларны һәм алар буенча кабул ителгән карарларны җиткерде. Мәдәният йорты янында урнашкан йортларда яшәүчеләр үтенече буенча сигаретлар һәм пиво сатылучы, янында шау-шулы яшьләр җыелучы киоскны ябу турындагы сорау хәл ителгән. Хәзер әлеге зур булмаган павильонда район җитәкчелеге халык кесебе тауарларын сатуны, шулай ук элек күтәрелгән сорау - табылдык әйберләр бюросын урнаштыруны планлаштыра. Урыссу урамындагы 39 санлы йорт тышкы күренеше һәм анда бомжлар җыелуы белән халыкны борчый иде. Йорт аукционга куелган һәм сатылган. Моннан тыш, зират янындагы тимер юл станциясен чыгу юлы ремонтланган һәм Пушкин урамындагы гараж массивын чистарту буенча эш башланган. Литфия Мәхмүт кызы элек күтәрелгән күп сорауларга тукталды. Алар буенча эшләр башкарылган яисә башкару стадиясендәтора.
Иҗтимагый оешмалар вәкилләре район башлыгы вазифаларын башкаручы адресына юллардагы очраклар, контейнер мәйданчыклары турындагы һәм карт агачларны кисү буенча берничә сорау бирделәр. Соңгы сорауга килгәндә, Рөстәм Мидхәт улы шунда ук көзге чорда 300гә якын тирәк һәм аерым гражданнарны борчучы агачларның киселәчәге хакында аңлатма бирде. Башка сораулар беркетелде һәм тикшерүгә кабул ителде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз