Гаражлар яны чүптән арындырыла

2012 елның 13 июле, җомга
Бүген Пушкин урамы башындагы гараж массивларын чүп өемнәреннән һәм куак үсентеләреннән чистарту буенча эшләр башланды.

          Әлеге территориядә төзелгән 205 гаражның бары 5 проценты гына документаль рәвештә рәсмиләштерелгән булып чыкты. Массив чистартылганнан соң, район җитәкчелеге киләчәктә территория белән нишләргә кирәклеге турында карар кабул итәчәк. Эш күләме районның төп зур предприятиеләре арасында бүленәчәк. Беренчеләрдән булып эшкә Урыссу ГРЭСы һәм Урыссу җылылык челтәрләре алынды. Калган предприятиеләр көн саен беркетелгән территорияләрне 20 нче июльгә кадәр чистартачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International