«Тукай дөньясына сәяхәт” шигърият сәгате

2019 елның 26 апреле, җомга

25 апрель көнне Әбсәләм авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, укучылар өчен "Тукай дөньясына сәяхәт" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышудан башланды. Балалар Г. Тукайның «Туган тел», «Сабыйга», «Безнен гаилә» шигырьләрен укыдылар. Соңыннан малайлар һәм кызлар «Габдулла Тукайнын тормыш юлы, ижаты» дигән интеллектуаль уен-викторинада катнашты, аннары алар Тукай әсәрләре буенча кроссворд чиште. Чара ахырында балаларга Габдулла Тукайның «Шүрәле», «Кисекбаш», «Су анасы» әкиятләре мотивлары буенча куелган мультфильмнар тәкъдим ителде. Чара Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International