26 апрель көнне халык шагыйре Габдулла Тукай туган көнне Иске Урыссу авылы китапханәсендә "Тукай - безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
Чарага Иске Урыссу урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәче чыгышыннан балалар шагыйрьнең биографиясеннән бик күп яңалыклар белде, замандашларының татар халкының бөек улы – Габдулла Тукай турында истәлекләрен тыңладылар. Балалар бөек шагыйрьнең Ватан, туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләрен укыдылар, "Кәҗә белән сарык", "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш", "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләрен искә төшерделәр. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен һәм әкиятләрен сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәче укучылар өчен “Гомерендә — халык язмышы, җырларында — халык моңнары " дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде! Анда Тукай иҗаты белән якыннан танышырга мөмкин иде. Әдәби сәгать ахырында балалар татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын бик теләп җырлады.