Ташкичү һәм Кече Урыссу авыллары китапханәләре китапханәчеләре укучылар белән Габдулла Тукай туган көнгә багышланган чара уздырды

2019 елның 26 апреле, җомга

Бөек татар шагыйре Г. Тукайның туган көне инде күптәннән төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләрен берләштерүче вакыйгага әверелде. Бу көнне Ташкичү һәм Кече Урыссу авыллары китапханәләре хезмәткәрләре укучылар өчен татар шагыйре Габдулла Тукай тууның 133 еллыгына багышланган «Анам теле – татар теле!" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Алып баручылар шагыйрьнең язмышы, аның гаиләсе, ятимлектә, ачлыта узган балачагы , аның иҗат юлының ничек башлануы хакында сөйләделәр, шулай ук Тукайның музейлардагы шәхси әйберләре турында бәян иттеләр. Әлеге чарада балалар тыңлап кына калмадылар, талантлы шагыйрьнең "Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт", "Шүрәле", "Су анасы" кебек шигырь һәм поэмаларын укыдылар. Г. Тукай сүзләренә язылган «Туган авылым», «Бәйрәм бүген" җырлары яңгырады! Тукай әкиятләре персонажлары Шүрәле һәм Су анасы “Тукай әкиятләре " исемле викторина үткәрделәр. Шулай ук балалар әкият геройларын тасвирлауда бик актив катнаштылар, язучы әсәрләреннән өзекләр укып күрсәттеләр. Чара татар халкының милли гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International