Чернобыльчеләрне искә алып

2019 елның 26 апреле, җомга

Бүген Чернобыль АЭСындагы авария ликвидаторларына багышланган «Чернобыльнең озын кайтавазы " дип аталган тантаналы митинг узды.

Чернобыль атом электростанциясендә һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүнең утыз өченче елын, гадәттәгечә, аларга багышлап тергезелгән Хәтер билгесе янында үткәрделәр. Митингта катнашучыларны, элеккеге ликвидаторларны һәм һәлак булган ликвидаторларның тол хатыннарын район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм 1986-1987 елларда АЭСтагы һәлакәтне бетерүдә катнашкан Батырлык ордены иясе Әсгать Фәхриев сәламләде. Җыелучылар АЭСны авариядән арындырганда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Митингтан соң чернобыльчеләр әбәд ашына чакырылды, чәй өстәле артында аларга бер-берсе белән аралашырга һәм гомерләре өзелгән райондашларын хәтергә төшерергә мөмкинлек туды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International