“Дубравушкада” математик уеннар

2012 елның 16 июле, дүшәмбе
“Дубравушка” балалар-сәламәтләндерү лагере ял итүчеләрнең икенче сменасын кабул итте.

          Балалар утырган автобуслар һәрвакыттагыча район мәдәният йорты мәйданыннан кузгалды. Бу юлы ялга, һәркем яратып өлгергән лагерьга, 90 бала китте. Җәйге каникуллар чорында балалар мәктәп программасын онытмасын өчен, килүнең инде икенче көнендә үк алар янына Алабуга шәһәреннән КФУ математика анализы кафедрасы доценты Мансур Гөйльмуллин кунакка килде. Ул балаларга уен формасында математика буенча белемнәрне “яңартырга” тәкъдим итте. “Крестики-нолики”, “Хоп”, “1:0”, “Брейн-Ринг”, “Космонавт” – уеннарның тулы булмаган исемлеге. Шулай итеп, ялның икенче көне алар өчен файдалы да, кызыклы да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International