"Олимп "спорт комплексы бассейнында күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында йөзү буенча республика ярышлары узды.
Үзләрен сынап карау өчен көрәшкә Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Чаллы, Алабуга һәм безнең Урыссу бистәсе командалары алынды. Чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Джанна Волкова һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Тимур Нигъмәтуллин сәламләде. Күрү сәләтләре калган ярыш призерлары арасында Елена Сәхипгәрәева һәм Дамир Уралов өченче урыннарны алдылар, күрү сәләте калмаган инвалидлар арасында Фаил Шәфигуллин икенче урынга лаек булды. Эстафетада Урыссу командасы өченче урынны яулады.