Укучыларның социаль-мәдәни үсешендә чит телләрнең ролен арттыру, инглиз телен өйрәнүнең мотивацион базасын булдыру, укучыларның танып-белү кызыксынуларын үстерү һәм аларны өйрәнелә торган тел илләре мәдәниятенә җәлеп итү максатыннан Бөгелмә, Азнакай, Лениногорский, Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары мәгариф учреждениеләренең 5, 6, 7 һәм 8нче сыйныфлары укучылары арасында Бөгелмә районы лицей-интернаты ел саен әлеге олимпиаданы үткәрә.
Безнең район данын быел Урыссу гимназиясе һәм Урыссудагы 2 санлы мәктәп укучылары яклады. Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Хәнипова Юлия беренче урынны яулады һәм олимпиаданың җиңүчесе булды. Юлияне котлыйбыз! Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.