Хор коллективларының “Мин яратам сине Татарстан” бәйгесе

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Ютазы муниципаль районының мәгариф учреждениеләре арасында беренче тапкыр хор коллективларының "Мин яратам сине Татарстан" конкурсы узды. Конкурсның инициаторы һәм оештыручысы булып район мәгариф бүлеге чыгыш ясады.

Бәйгедә барлык белем бирү оешмалары катнашты. Хор коллективлары башкаруында "Кошлар кебек", "Ай жаный, вай жаный","Әпипә", "Бөрлегән" , "Ай, былбылым" кебек халык җырлары, шулай ук хәзерге заман композиторларының “Хәерле көн” (И. Мортазин муз., Ф. Зыятдинова сүзл. )," Туган як " (Г. Рәшитова сүзл., У. Рәшитов муз.), "Кояшлы ил - безнең ил"(А. Рәшитов сүзл., Л. Батыр-Болгари муз.),"Очрашу" (Г. Зәйнашева сүзләре, Илһам Шакиров муз.) кебек әсәрләре яңгырады.

Әлеге чараның төп максаты - татар халык җырларын һәм хәзерге заман сәнгать әсәрләрен популярлаштыру, милли үзаңны саклау, татар халык композиторларына, шагыйрьләренә һәм аларның әсәрләренә карата кызыксыну уяту иде.

Чара Ильвина Вәлиева башкаруында татар халкының гимнына әверелгән "И туган тел" җыры белән башланып китте. Зал җырга аягүрә басып кушылды.

Мәктәп хор коллективларының барлык чыгышлары да бер сулыш алуда диярлек башкарылды. Искиткеч милли костюмнар, оригиналь чыгышлар, милли уен коралларында уйнау, җырларның төрле тавышка башкарылуы - боларның барысы да залда бәйрәм мохитын тудырды. Кече Урыссу мәктәбе коллективы башкаруында барысы да яраткан "Туган як" җырын башкарганда бөтен зал аларга кушылды, Димтамак мәктәбе бәйгечеләренең җанлы чыгышы алкышларга күмелеп хупланды, Урыссу гимназиясе укучыларының чыгышы да тамашачыларны битараф калдырмады. Шулай булмыйча, чөнки барысы да шул дәрәҗәдә җентекле сайланылган иде.

Составына иҗтимагый оешмалар, балалар сәнгать мәктәбе, мәгариф бүлеге вәкилләре кергән жюри әгъзалары барысы да үз карарларында бердәм булдылар.

Җиңүчеләр һәм Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Мидхәт улы Нуриев исеменнән бүләк сертификатлары ияләре дип түбәндәгеләр танылды:

Татар телендә белем бирүче мәктәпләр арасында - Урыссу гимназиясе һәм рус телендә белем бирүче мәктәпләр арасында -Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Нәкъ менә шундый чаралар балаларга һәм өлкәннәргә рухи чыганакларга якынаерга ярдәм итә, туган телебезгә мәхәббәт һәм кызыксыну уята.

Нәкъ менә туган телгә мәхәббәт рухи чишмә башыбызны, ата-ананы, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне онытмаска мөмкинлек бирә. Ә бу хәзерге вакытта бик әһәмиятле

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International