“Көн саен Россия белән горурланам!”

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбендә ел саен үткәрелә торган әлеге акцияне уздыру мәйданчыгы оештырылды.

9-11 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест уздылар. Тарих укытучысы Лукашина С. Х. укучыларны акциядә катнашу кагыйдәләре белән таныштырды, балалар Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты Рәисе Мария Воропаева мөрәҗәгатен тыңладылар, "Роль Красной Армии в освобождении стран Европы от нацизма" дип аталган видеофильм карадылар. Яшьармиячеләр, волонтерлар, РДШ һәм Татарстан Яңа Гасыр активистлары акцияне оештыруда һәм үткәрүдә булыштылар. Тест уздырганнан соң, алар эшләрне җыйдылар һәм нәтиҗәләр ясадылар. Акциядә катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды, волонтерлар Рәхмәт хатлары белән билгеләнде. Балаларга акциядә катнашу бик ошады, күбесе тестларны онлайн режимда кабат узды! Мондый акцияне оештыручыларга күп рәхмәтләр әйтәсе генә кала!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International