Акбаш авылы халкы да узган елда гына әле үз ишекләрен ачкан мәчетнең тирә-ягын төзекләндерүне дәвам итә.
Табигатьне саклау акциясе кысаларында Җәүдәт Вәлиәхмәтов, Ленар Имаметдинов, Рәфыйк Мофаздалов, Рәфис Шәкүрәв, Шамил Әхмәдишин һәм башкалар гыйбадәтханә территориясен яшелләндерү максатында 15 төп нарат, биш төп миләш һәм балан агачлары утыртты, дип белдерде Акбаш авыл җирлеге башылыгы Ләйсән Синәгәтуллина.