Пасха бәйрәмен бөтен дөньяда ел саен миллионлаган кеше билгеләп үтә

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Бу көнне барлык кешеләр бер-берсенә кунакка йөрешә, йомыркалар буяп, тәмле куличлар пешереп әлеге бәйрәмгә әзерләнә, барлык традицион ашамлыклар белән бер-берсен сыйлаша. Быел христианнарның бу бөек бәйрәме 28 апрельдә билгеләп үтелде. Бу көнне барлык кеше, димәк, һәркайсыбыз коткарылуга өметләнә, чөнки Гайса Мәсих тә үлгәннән соң терелеп торган!

Бу көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданда искиткеч матур, якты бәйрәм узды. Изге Николай чиркәве настоятеле Роман атакай тамашачыларны бөек бәйрәм белән котлады. Ул барысына да игелек, иман, сәламәтлек, Ходайның ярлыкавын теләде.

Котлау сүзләре белән Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкова мөрәҗәгать итте.

“Маски” театр студиясе «Теремок» әкиятеннән спектакль күрсәтте. Чара музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Бәйрәм концертында «Ютазы йолдызлары» халык бию коллективы, «Истоки» ветераннар халык хоры, «Семь нот» балалар вокаль ансамбле, Подгорный бистәсеннән «Соловушки» вокаль ансамбле, Көрәш - Бүләктән «Туган як» сәнгать сөючеләр клубы, Ютазы авылы мәдәният йорты артистлары тамашачыларны искиткеч биюләре һәм җырлары белән таң калдырдылар. Якшәмбе мәктәбенең театраль постановкасы бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.

Бәйрәм ахырында балалар төрле уеннарда катнашты. “Маски " театр студиясе артистлары барлык катнашучыларга йомырка, куличлар, кәнфитләр һәм печенье таратты. Бәйрәм дуслык һәм игелеклелек мохитында күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International