Инде 74 ел дәвамында Җиңү көне - 9 май Россиядә иң дулкынландыргыч, иң тантаналы бәйрәм булып кала

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Район мәдәният йортында шушы бөек көнгә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Очрашуда район мәдәният йорты солисты Николай Гребенюк «Офицерлар» кинофильмнан "Отчизна героев былых времен» җырын башкарды, шагыйрь һәм музыкант Геннадий Чернокозов үзе иҗат иткән шигыре белән чыгыш ясады һәм Лещенко репертуарыннан "Поклонимся великим тем годам” җырын башкарды. "Маски" балалар театр студиясендә тәрбияләнүче Анастасия Санникова Муса Җәлилнең "Яшь ана" шигырен укыды. "Энергия" төркеменең легендар солисты Нина Васильевна Гыйльметдинова үзе иҗат иткән беркемне дә битараф калдырмаган шигырен укыды. "Истоки" халык хоры солистлары Галина Анатольевна Еськина һәм Лидия Леонтьевна Ковалева да шулай ук сугыш турында үзләре язган шигырьләрен укып ишеттерде.

Бу чараны үткәрүнең актуальлеге шунда ки, 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чоры бездән ерагайганнан ерагая бара. Чараның максаты - Бөек Ватан сугышы турында тере истәлекләрне саклап калу һәм яшь буынга тапшыру, чөнки бу - безнең тарихыбыз, бу - безнең тормыш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International