Мәрхәмәтле йөрәк " проекты кысаларында район мәдәният йорты хезмәткәрләре инвалид бала өенә бардылар

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Алар аның туган көне уңаеннан якты бәйрәм оештырды.

Танылган мультфильм геройлары, Кот Леопольд һәм аның аерылгысыз дусты Мышонок тантана сәбәпчесенә төсле шарлар һәм бүләк тапшырып, көтелмәгән сюрприз ясадылар. Изге теләкләр, күңелле мәзәкләр һәм истәлеккә фотосурәткә төшү тагын бер елга җитәрлек якты тәэсирләр калдырды.

Үзенчәлекле балалар аерым игътибарга мохтаҗ, гадәттә аларның аралашу даирәсе гаиләләре белән генә чикләнә. Әмма аларның да нарасыйлар икәнлеген онытмаска кирәк, аларга күңел ачу, тормышларында якты төсләр, уңай эмоцияләр җитми.

"Мәрхәмәтле йөрәк” хәйрия проектында катнашучыларның игелекле эшләре безнең районда билгеле инде һәм балалар үзләренең өйләренә кабат бәйрәм килүен түземсезлек белән көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International